Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумының ачылуында катнашты

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Давоска эш визитының беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы ачылуында катнашты һәм берничә очрашу уздырды.

ТР Президенты CNBC телекомпаниясенең Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре буенча директоры Евгения Рогожина белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың Invest in Tatarstan PR-проекты кысаларында CNBC белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде. Шулай ук телекомпания - KazanSummit-2013 Россия һәм Ислам конференциясе илләре саммитының төп телевизион хезмәттәше. Давостагы очрашуда ТР Президенты һәм Евгения Рогожина Татарстан һәм CNBC телекомпаниясенең алга таба хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Meridian Capital компаниясенең рәисе Barclays Capital банк инвестицион хезмәт күрсәтү бүлегенең вице-президенты, идарә директоры Марк Хольцман белән очрашты. Очрашуда катнашучылар чит ил хакимиятләре һәм бизнесы вәкилләре белән Татарстанда һәм республика делегацияләренең чит илләргә визитлары кысаларында төрле очрашулар һәм визитлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International