Татарстан Президенты Danfoss, Cisco һәм Lockheed Martin җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды.

Иртән ул Danfoss Дания компаниясе генераль директоры Нильс Бьорн Кристиансен белән очрашты. Danfoss компаниясе энергияне сак тота торган җайланмалар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә, алар энергия чыгымнарын, углекислый газ бүленеп чыгуны киметергә ярдәм итәләр. Бүгенге очрашу барышында компания башлыгы Рөстәм Миңнехановка республикадагы торак йортларны һәм социаль һәм бюджет өлкәсе объектларын Danfossның энергияне сак тота торган җайланмалары белән җиһазландыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Аннары Татарстан Президенты Европа, Якын Көнчыгыш, Африка илләре һәм Россия белән эшләү буенча Cisco компаниясе президенты Крис Дедикот белән очрашты. Яклар, аерым алганда, «Иннополис» МИЗ территориясендә бөтендөньяга мәгълүм IT-компания тарафыннан, Татарстан IT-компанияләре белән берлектә, энергияне сак тоту өлкәсендә программ-аппарат эшләнмәләре үзәге булдыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Lockheed Martin Америка аэрокосмик корпорациясе компаниясенең баш техник директоры Рэй Джонсон белән очрашты. Татарстан Президенты һәм Рэй Джонсон «СМАРТ Сити Казан», Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәге проектларын һәм республиканың кайбер башка инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Эшлекле очрашулардан гайре, Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының «Россия регионнары: үсеш драйверлары» сессиясендә катнашты, анда ул федерациянең алга киткән субъектларының берсе буларак, Татарстан тәҗрибәсе турындагы нотык белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International