Илдар Халиков “Аджибадем” медицина компаниясе вәкилләре белән очрашты

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең “Аджибадем” медицина төркеме вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Аджибадем” медицина төркеме башкарма комитеты әгъзасы Уфук Эрен, “Аджибадем” медицина төркеменең Халыкара эшмәкәрлек үсеше департаменты җитәкчесе Мелис Зорлуоглу, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

“Аджибадем” компаниясе вәкилләренең Татарстанга килгәннәре булган һәм алар ТР Хөкүмәте башлыгы белән Казанда шәхси клиника булдыру мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашканнар. Бүген очрашуда катнашучылар Илдар Халиковка алдан уздырылган чараларның барышы турында хәбәр иттеләр һәм Татарстан Премьер-министры белән киләчәктә проектны гамәлгә ашыру перспективалары хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International