Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Легаль булмаган алкоголь базары үсешен туктатырга кирәк”
2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Коллегия утырышы алдыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, алкоголь базарын җайга салу Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин һәм “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов белән очрашып, алкоголь җитештерүендәге проблемалар турында фикер алыштылар.
Коллегиядә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында аның җитәкчесе Игорь Марченко доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең кимүе күзәтелгән (2012 нче елда - 23823, 2013 нче елда - 21979 мөрәҗәгать).
Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә алкоголь продукциясенең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм аны легаль рәвештә җитештерүне, аның әйләнешен контрольдә тоту мөһим бурыч булып кала, дип белдерде аның җитәкчесе. 2013 нче елда Татарстанга 6 меңнән артык атамада 30 млн.литр алкоголь продукция кертелгән һәм тикшерелгән. 680 мең литрдан артыгы ГОСТ таләпләренә туры килми дип табылган.
2012 ел белән чагыштырганда, 2013 нче елның 12 аенда республика предприятиеләре җитештергән алкоголь продукциясенең күләме 34 процентка арткан һәм 94,45 млн. литр тәшкил иткән.
Шуның белән бергә, Игорь Марченко белдергәнчә, Татарстанда алкоголь продукциясен легаль рәвештә сату кимегән. Ә бу аның легаль булмаган әйләнешенең артуын күрсәтә. “Без бәяләгәнчә, барлык алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенең өлеше кимендә 10 процент, ә аракыныкы - 20 процентка кадәр”, - диде ул.
2013 нче елда Татарстанда алкогольдән агулану очрагы 40%ка арткан, үлем очрагы 15 % ка.
Алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин үзенең чыгышында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда легаль булмаган алкоголь базарының үсеше турындагы күңелсез статистикага игътибар ясады. “Без билгесез кешеләрнең Татарстан халкын агулавы белән килешергә тиеш түгел”, - диде ул.
Премьер-министр республикага легаль булмаган алкогольне кертүгә генә түгел, ә аны сатуга да каршы көрәшергә чакырды. “Легаль булмаган аракыны эчеп кенә калмыйлар, аны саталар да, - дип билгеләде ул. – Без легаль булмаган алкоголь продукцияне сату урыннарын контрольдә тотарга тиеш”. Ул, аерым алганда, алкоголь белән сату итүче таксистларның лицензиясен алуны тәкъдим итте.
Илдар Халиков шулай ук кайбер уңай нәтиҗәләрне дә билгеләде. “Татспиртпром” алдында торган бурычлар үтәлгән. “Компания югары сыйфатлы продукция җитештерә”,- диде ул.
“Быел безгә легаль булмаган алкоголь продукция базары мәсьәләләре белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Бу проблеманы хакимиятнең барлык органнары, җәмәгать оешмалары, халык белән бергә генә хәл итәргә мөмкин”, - дип нәтиҗә ясады Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз