Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда ТР Хөкүмәте премиясенә IX Республика конкурсы лауреатларын бүләкләделәр
2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
И.Халиков билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс инде 9 нче ел уздырыла. “Бу җиңүчеләрне билгеләү механизмында ышаныч дәрәҗәсе югары булган конкурсларның берсе”, - дип ышана И.Халиков. Аның сүзләренчә, предприятиеләрнең эшчәнлек сыйфаты конкурс комиссиясе белән генә түгел, ә аларның партнерлары һәм клиентлары тарафыннан бәяләнә.
Әлеге конкурска 2003 нче елда нигез салынган. Конкурсны уздыру дәвамында анда якынча 700 предприятие һәм оешма катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләп үткәнчә, үткән елда конкурста катнашуга гаризаларын 82 оешма тапшырган, шул ук вакытта 5 гариза башка субъекттан: Башкортстан һәм Мордовия Республикалары, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Краснодар крае предприятиеләреннән дә булган. “Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әтнә районнары предприятиеләре һәм оешмалары иң зур активлык күрсәткән”, - дип өстәде Р.Зарипов. Аның сүзләренчә, шул ук вакытта сәнәгать һәм мәгариф өлкәләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм оешмалары актив булган.
Конкурсның Казандагы этабына 41 предприятие сайлап алынган, шул исәптән 2се Башкортстаннан һәм Мордовиядән. Соңыннан конкурсның 8 лауреаты һәм 18 дипломанты билгеләнгән, бүген аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ (Яшел Үзән шәһәре), “Пакер” фирмасы” ҖЧҖ (Октябрьск шәһәре, Башкортстан), “Татнефть – АЗС үзәге” ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре), “Чалныводоканал” ЯАҖ (Яр Чаллы шәһәре), “Төбәкара клиник-диагностика үзәге” дәүләт автоном предприятиесе (Казан шәһәре), “Тиссан” ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре),
Бөгелмә машина төзелеше техникумы (Бөгелмә шәһәре), Казан шәһәренең “Торак-коммуналь хуҗалыгын һәм тышкы уңайлыклар булдыруны тәртиптә тоту буенча шәһәр программаларын тормышка ашыруны техник күзәтү хезмәте” МУП конкурсның җиңүчесе булды.
“Цветлит” ЯАҖ, “Нижнекамскшина” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ тимерчелек заводы, “Челны-Бройлер” ҖЧҖ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 4 нче номерлы шәһәр хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, 16 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе, “Татнефть-РемСервис” ҖЧҖ, “Бакирово” санаторие, Алабуга политехник көллияте, 41 нче номерлы һөнәри көллият (Казан) кебек оешмалар - конкурсның дипломантлары арасында.
Моннан тыш, кайбер предприятие һәм оешмалар, сыйфат өлкәсендә уңышларга ирешкән өчен, грамоталар белән бүләкләнде. ТР Премьер-министры бүләкләү тантанасына йомгак ясап, ассызыклап үткәнчә, конкурсның җиңүчеләре һәм дипломантлары булган күп кенә предприятиеләр Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә билгеле. “Бүген бүләкләнүчләр арасында мәгариф, сәламәтлек саклау системалары вәкилләренең күп булуы куандыра, һәм бу очраклы түгел, чөнки респбуликада әлеге юнәлешләрдә күп эш башкарылды”, - дип билгеләде И.Халиков.
Ул конкурсның җиңүчеләре һәм дипломантлары булган предприятие һәм оешмаларның коллективларын котлады һәм сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясенә X конкурсның башлануы турында игълан итте.
Чара соңында ММЧда иң яхшы басмага “Эшче һәм инженер һөнәрләре абруе” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз