Рөстәм Миңнеханов "Бәхетле" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыповага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бәхетле" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыповага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бүләкләү  тантанасы Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясенең камин залында узды, чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. 

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены ТР Президенты Указы нигезендә, күп еллар дәвамында уңышлы эшчәнлеге, халыкка хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә керткән җитди өлеше өчен бирелде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  “Бәхетле” компаниясенә 15 ел тулганда, бүләкне тапшыру аеруча куанычлы. “Бәхетле” бүген – Россия дәрәҗәсендәге компания, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Мөслимә Латыйпова җитәкчелегендәге “Бәхетле” компаниясе Казанда Универсиаданы уздыру кысаларында иң җитди бурычларның берсен үти алды – Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашучыларын иң югары дәрәҗәдә тукландыруны тәэмин итте.

“Сезнең эшегез зур хөрмәткә лаек”, - дип белдерде Татарстан Президенты, Мөслимә Латыйповага мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International