Бүген Казанның Мәскәү районында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 8нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Бакчаның беренче хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, шулай ук кунаклар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар.
8нче номерлы балалар бакчасы 2нче номерлы татар гимназиясенең территориясендә 3 айда төзелеп җиткерелде. Балалар бакчасын тәмамлагач, балалар нәкъ менә гимназиягә укырга күчерләр дип планлаштырыла. Шулай итеп балалар бакчасы гимназия белән берлектә милли укыту үзәге булалар.
Хөрмәтле кунаклар бакча буйлап кыскача экскурсия карадылар, тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр, алар әзерләгән тамашаны карадылар.
«Миңа биредә булу бик тә шатлыклы, - дип әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бакчадагы балаларга һәм тәрбиячеләргә. - Ышанам ки, әлеге белем үзәге бөтен республика өчен үрнәк булачак».
ТР Президенты фикеренчә, мондый милли укыту үзәкләре татар гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов республикада балалар бакчалары төзү программасы, зур бюджет чыгымнарына карамастан, дәвам итәчәк дип белдерде.
Яңа балалар бакчасына Р.Миңнеханов интерактив белем бирү комплексы бүләк итте.