Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Ленинградны блокададан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате
2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист блокадасыннан азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате
“Кадерле Татарстанлылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне, совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград шәһәрен немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан, чын күңелдән котлыйм!
Невадагы герой-шәһәрне 900 көн оборонада тоту Россия тарихына гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына Ватан сакчыларының батырлыгы, геройлыгы, ныклыгы символы буларак кереп калды.
Татарстанда бүген Ленинградны саклаучылар һәм блокадада калучылар арасыннан 331 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар – шул коточкыч көннәрнең гадәттән тыш авырлыкларын һәм югалтуларын кичергән кешеләр. Батырлыклары өчен без аларга чын күңелдән рәхмәтлебез һәм Туган илне азат итү өчен алар кичергән югалтулар һәм кыенлыкларның аз өлешен генә булса да тулыландыру өчен, безнең кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтылабыз. Татарстан Республикасында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының, шул исәптән Ленинградны саклаган һәм блокадада яшәгәннәрнең, тормышын яхшырту - Татарстанда тормышка ашырыла торган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Ул куркыныч сугышның залплары күптән бетте, ләкин шәһәрне саклаган һәм блокада боҗрасын өзгән, тыныч көннәргә кадәр яши алмаган, ләкин безнең йөрәкләрдә җиңүче булып калган кешеләр беркайчан да онытылмаячак.
Бәйрәм белән, кадерле ветераннар! Безнең тыныч күк йөзе өчен, азатлыкны һәм илебезнең бәйсезлеген яулаган өчен, рәхмәт сезгә. Нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч тормыш сезгә!”
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз