Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш барышында 2013 елга «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды. Бөгелмә механика заводында (БМЗ) җайланмалар җитештерүне оештыру турында мәгълүмат тыңланды.
Соңгы өч ел эчендә предприятиедә техник яктан яңадан коралландыру, чыгымнарны оптимизацияләү, җитештерү мәйданнарын нәтиҗәле куллануны арттыру һәм сак җитештерү инструментларын куллану буенча шактый эш башкарылган. БМЗ мондый гамәлләрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә техник-икътисадый күрсәткечләрне арттырырга, торба җитештерү күләмнәрен 13%ка һәм нефть-газ эшкәртү һәм нефть промыселлары җайланмаларын чыгаруны 28%ка арттырырга мөмкинлек бирде. 2011 елдан алып хезмәт җитештерүчәнлеге план буенча 27,3% урынына 36,4%ка арткан.
Моннан тыш, 2013 ел эше йомгаклары буенча акционер җәмгыятьләрнең еллык гомуми җыелышын әзерләү буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Директорлар советы утырышында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең кайбер мәсьәләләре каралды.