Татарстан Республикасы башкаласы Казан FISU Gala Халыкара студент спорты федерациясе фестивален даими уздыру урыны була ала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара студент спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студент спорт берлеге президенты (РССС) Олег Матыцин һәм FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән очрашуында шул мәсьәлә турында сүз барды.
Очрашу Казан Ратушасының ак залында узды.
Рөстәм Миңнеханов FISU вәкилләрен Казандагы җәйге Универсиаданы уздыру нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Безнең Халыкара студент спорты федерациясе (FISU) белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Татарстан Президенты, һәм бу багланышлар дәвам итәчәк.
FISU беренче вице-президенты Олег Матыцин хәбәр иткәнчә, FISU җитәкчелеге Татарстан Республикасы һәм 2013 елгы Универсиадада тәҗрибә туплаган белгечләр белән хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә тели. Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә FISU Казанда ашыра алырлык берничә проект бар, дип әйтте ул.
Аерым алганда, FISU Gala фестивале, ул беренче мәртәбә 2012 елда Казанда үткәрелде, шуңа да Татарстан башкаласы аны уздыруның даими урынына әверелә ала. FISU Gala ике елга бер мәртәбә уздырылачак дип планлаштырыла, алдагы фестиваль 2016 елга билгеләнгән. Сезнең мондый чараларны уздыруда тәҗрибәгез бар һәм FISU Gala әзерләгәндә бу тәҗрибәнең кирәге булачак, дип әйттеал Олег Матыцин. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә FISU утырышында хәл ителәчәк.
Тагын бер проект - FISU Халыкара белем бирү үзәге кысаларында хезмәттәшлек итү. FISU җитәкчелеге әлеге үзәк нигезендә укыту семинарлары, белем бирү программалары һәм башка халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрүне күздә тота.
FISU генеральный секретаре Эрик Сайнтронд очрашу барышында Халыкара белем бирү үзәге Универсиада уздыруда тупланган белемнәрне ныгытырга, тәҗрибә беән алышырга ярдәм итәчәк дип саный.