Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2014 – 2016 елларга үзара бәйләнеш турында Килешү имзаланды
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2014 – 2016 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бу чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун имзаларын куйдылар.
Килешүдә ике якның да тимер юл транспорты өлкәсендәге хезмәттәшлеге, шул исәптән тимер юлларда пассажирлар һәм авыр йөк ташуның үсеше, Татарстан Республикасы территориясендә тимер юл инфраструктурасын үстерү, боҗра тимер юлларын, транспорт-күчереп утырту төеннәрен оештыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм “Мәскәү – Казан – Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешендә һәм проектлауда бергә эшләү каралган.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республика инвестиция проектларын гамәлгә ашыра барып, икътисади үсешен дәвам итә, һәм “Россия тимер юллары” ААҖ Татарстанның партнеры һәм зур инвесторы булып тора. Аерым алганда, “Россия тимер юллары” ААҖ Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздыруга әзерлек барганда җитди инфраструктура инвесторы булды, дип белдерде ул.
Очрашу барышында Анатолий Лесун автомобиль юллары белән тимер юллар кисешкән урыннарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча бергә эшләүне активлаштыруны тәкъдим итте.
Илдар Халиков Горький тимер юлы вәкилләрен, тимер юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ оештырган конференциядә катнашырга чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз