Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Россия почтасы” Казан логистик үзәге төзелешенә 2 млрд сум инвестиция бирә
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинеты белән “Почта России” ФДУП арасында Татарстан территориясендә Росссия почтасы элемтәсен камилләштерү буенча документ имзаланды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов кул куйган әлеге рәсми кәгазьдә Казан почта логистик үзәге төзү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү күздә тотыла.
Аерым алганда, “Казан” халыкара аэропортыннан ерак булмаган урында 2015 елга тулы көченә эшли башлаячак почта логистик үзәге төзелешенә “Почта России” ФДУП 2 млрд. сумга якын суммада инвестиция кертмәкче була. Шулай да, объект тест режимында ел ахырында ук гамәлгә кертеләчәк. Нәтиҗәдә, Казанның почта логистик үзәгенең автомат системасы тәүлегенә шушы хезмәт аша җибәрелгән 500 меңләп әйберне эшкәртә алачак, шуларның 10-15 проценты халыкара дәрәҗәдәге санала. Генераль директор сүзләренчә, ил буенча шундый 8 логистик үзәк төзү планлаштырыла.
Хезмәттәшлек турындагы документ имзалау бүген Казан үзәгендәге ИТ-паркта уздырылган ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2013 елда алып барган эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2014 елга бурычлар игълан ителүгә багышланган коллегия утырышы ахырында тантанашы чара рәвешендә үткәрелде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз