Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2014» ралли-рейдында җиңүләре белән котлады

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2014» ралли-рейдында данлыклы җиңүләре белән котлады.

«КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары белән очрашу Россия Президентының Ново-Огарево резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Бу – Россия спортчыларының уникенче җиңүе. Владимир Путин аерым билгеләп үткәнчә, команда әгъзалары үзләрен зур тизлекле спортчылар буларак кына түгел, югары дәрәҗәдә мәрхәмәтле кешеләр буларак та күрсәттеләр, чөнки алар, лидерлыкны югалту куркынычы булса да, көндәшләре бәлага таргач, аларга ярдәм күрсәтергә көч таптылар.

«Безнең очрашулар сезнең җиңүләр нәтиҗәсендә даими төс алды, - диде Владимир Путин, очрашуны ачып. - Шунысы гаҗәп, сез ел саен бу гаять катлаулы ярышларда беренчелекне яулап барасыз. Моннан тыш, быел сез осталык кына күрсәтеп калмадыгыз, Кытай командасына ярдәм кулы сузып, мәрхәмәтлелек тә күрсәттегез».

Россия Президенты фикеренчә, команда уңышлары «КАМАЗ» заводының да дәрәҗәсен күтәрә, бу марка бөтен дөньяга мәгълүм була бара», - диде ул.

Владимир Путин барлык спортчыларга да, шулай ук команда җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерде.

Үз чиратында команда җитәкчесе Владимир Чагин билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ-Мастер» командасының тагын бер максаты булган: быел Олимпиада елы, ә «Дакар» - быелгы беренче ярышлар, бу елны Россия спортчыларына югары тизлек бирү өчен яхшы башлап җибәрергә кирәк иде», - диде ул.

«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, ралли-рейд – бу предприятие өчен сынау полигоны.

Сергей Когогин шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Россия машиналарында күп инновацияләр кулланылган, аерым алганда, яңа двигатель, подвеска элементлары һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген «КАМАЗ» система барлыкка китерүче, үз-үзен тәэмин итүче предприятиегә әверелә. «Дакар» нәтиҗәләре предприятиенең зур потенциалы булуны күрсәтә», - диде ул.

Россия Федерациясе Президентының «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашу стенограммасы – Россия Федерациясе Президентының рәсми порталында - http://www.kremlin.ru/news/20124

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International