Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Икътисадый Советы утырышында катнашты

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Владимир Путин уздырды. Көн тәртибенә илнең торак-коммуналь комплексының эффективлыгы мәсьәләләре чыгарылды.Икътисадый советта катнашучылар - ведомстволар җитәкчеләре, губернаторлар, экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре - идарә компанияләре эшен контрольдә тоту, тарифлар формалаштыру, тузган коммуналь челтәрләрне ремонтлау кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Аерым алганда, идарә итү компанияләре эшчәнлеген контрольдә тоту өчен, лицензияләү системасын кертү хәл ителде.

«Гражданнар ТКХта идарә итү компанияләренең хезмәт күрсәтүләренең сыйфатларына шикаять белдерәләр, еш кына хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бик түбән, - дип әйтте Владимир Путин. - Хөкүмәт күптән түгел идарә итү компанияләренең эшчәнлеген лицензияләү турында карар кылды, без төрле мәйданчыкларада бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Бик дөрес, уйланылган карар бу дип саныйм. Эшли алмый торган, нәтиҗәле эшли алмый торган структуралар бөтенләй эшләмәскә, базардан китәргә тиеш. Лицензияләр механизмы эшләсен өчен, кем әлеге лицензияләрне бирәчәген һәм кем лицензия килешүләренең шартлары үтәләчәген тикшерү эшен алып барачагын төгәл аңларга кирәк».

Владимир Путин фикеренчә, коммуналь инфраструктура модернизациясе проектларында катнашуга милек структурасы ачык булган, базарда тәҗрибәләре булган компанияләр катнашырга тиеш.

Россия Президенты каршындагы Икътисадый совет президиумы утырышы стенограммасы – Россия Президентының рәсми сайтында www.kremlin.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International