Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү буенча комиссия утырышы узды
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконфернцэлемтә режимында Комиссия рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов уздырды. Көн үзәгендәге мәсьәлә- аномаль түбән температура вакытында Татарстан гражданнарының иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде.
Ростов өлкәсендәге аномаль һава шартлары Татарстанга янамый. Киләсе атна башыннан температура күтәрелә башлый. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, гыйнварның өченче декадасы суык булды: аерым метеорология станцияләре температураның гыйнвар нормасыннан 11-12 градуска түбән булуын билгеләде. Гыйнварның өченче декадасында шундый ук һава торышы, 2000, 2006, 2010, 2012 елларда күзәтелгән. 2011 елның февраленең беренче декасында шундый ук һава торышы булган.
Бүген,Захаров хәбәр иткәнчә, республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә, көндез иң югары температура 17-22 градус салкын, көнчыгышта – 25 градуска кадәр. Иң түбән температура 23-28 градус салкын тәшкил итәчәк, ә аязганда – 34 градуска кадәр. 1 февральдә көндез 19-24 градус салкын.
1 февральдән 2 февральгә каршы төндә температура 28-33 градуска кадәр төшәчәк, ә түбән урыннарда – 38 градуска кадәр. Якшәмбе явым-төшем көтелми. Көндез иң югары температура 17-22 градус салкын, көнчыгыш районнарда – 25 градуска кадәр.
Утырыш барышында Татарстан ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, шәхси состав республика юлларында ватылып калган йөк машиналары йөртүчеләренә ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта, техниканы юл өстеннән кырыйга күчерү, машина йөртүчене һәм пассжирларны контрольдә тоту бурычы тора. Шулай ук автоинспекция хезмәткәре туктап калу һәм ватылу сәбәпләрен ачыкларга, машина йөртүче турында мәгълүматны кизү частьтына тапшырырга, шулай ук машина йөртүчегә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкин булган телефон номерларын белдерергә тиеш.
Бүгенге көндә республика һәм федераль дәрәҗәдәге юлларда ЮХИДИ нең район бүлекчәләре экипажлары белән бергә көндез ЮХИДИ Юл-патруль хезмәте полкының аерым батальоныннан 32 экипаж көндез, төнлә – 18е кизү тора. Республика юлларында нигездә батальон экипажлары эшли.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз