Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТРда табигатьне саклау законын бозучыларга 2013 ел өчен 28 млн сум штраф салынган
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бүген ИТ-паркта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың зур шәһәрләрендә атмосфера һавасының сыйфаты начар булу, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эшләү системасы булмау, Түбән Кама сәнәгать зонасының экологик хәле, киң таралган файдалы казылмаларны законсыз рәвештә табу - Татарстан экологиясенә кагылышлы төп проблемалар.
Министр, атмосфераның экологик яктан чиста булуын тәэмин итү өчен, шактый зур эшләр эшләнүен ассызыклады. Мәсәлән, узган ел һавага зарарлы матдәләр чыгаручы предприятиеләрдә атмосфера һавасын локаль күзәтү механизмы файдаланылышка кергән. Система Түбән Каманың «ТАНЕКО» ААҖендә эшли. «Шулай ук системага "Нижнекамскнефтехим" ААҖе, ТГК-16, Түбән Кама җылылык электростанциясе дә кушыла», - дип белдерде бу уңайдан Артем Сидоров. Аның сүзләренчә, бу тәҗрибәне республиканың барлык территориясендә дә кулланышка кертәчәкләр.
Табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларның күләмен киметү өчен, күзәтү һәм сак хезмәте булдырырга кирәк дип саный министр. Бу максатларда 2013 елда табигатьне саклау законы үтәлешен күзәткән 7163 тикшерү үткәрелгән, закон бозылган 6147 очрак теркәлгән. Хокук бозучыларга барлыгы 28 млн. сум күләмендә штраф салынган. Һава атмосферасын саклау законы үтәлмәү аркасында, Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Тукай районнарында предприятиеләрнең эшчәнлеге туктатылган.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров агымдагы елда куелган төп бурыч - җитештерү һәм куллану калдыклары белән эшләүнең системасын барлыкка китерү, дип ассызыклады. Беренче чиратта, калдыклар урнаштырылган объектларны җиһазлаячаклар, икенче эш итеп торак комплексларында һәм предприятиеләрдә калдыклар барлыкка килүне аларның кайда озатылуын исәпкә алырга кирәк була.
Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, узган ел халыкның күп өлеше Татарстандагы экологик хәлне уңай бәяләде, дип хәбәр итте Артем Сидоров.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз