2 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Виктор Демидов белән очрашты.
Виктор Демидов Татарстан Президентына үткән ел Татарстан Республикасы Конституция судының эш йомгаклары, кабул ителгән йомгак карарлар һәм суд уздырган гамәлләр турында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция судының Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итүне әзерләүгә һәм уздыруга бәйле гамәлләрдә актив катнашуын, Татарстанның Россия Федерациясе субъектларында конституциячел гадел хөкем институты үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Виктор Демидов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Конституция судының йомгак карарлары гражданнарның социаль хокукларын яклауда мөһим инструмент булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеген уңай бәяләде.