Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Сарман муниципаль район советы сессиясендә катнашты
2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Сарман районында эш сәфәре белән булды. Ул узган ел файдалануга тапшырылган берничә объектта булды, аларда урнашкан учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты, муниципаль берәмлекнең 2013 ел социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган район советы сессиясендә катнашты.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәк узган ел ахырында ачылды. Бүген биредә халыкка 16 төрле дәүләт һәм 12 төрле муниципаль хезмәт күрсәтелә.
Җәмәгать судьялары эшли торган бинада капиталь ремонт үткәрелгән, хезмәткәрләр, шулай ук халык өчен дә кирәкле шартлар тудырылган. Илдар Халиков, бүлмәләрне карагач, алар кайбер шәһәр бүлмәләреннән дә заманча һәм уңайлырак, диде.
“Сарман” кинотеатры бинасында урнашкан ветераннар клубы, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия һ.б., шулай ук, күп функцияле үзәк дип атап була, дип белдерде И.Халиков. Кунак биредә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның күчмә экспозициясе белән танышты, ветераннар белән аралашты.
Район советы утырышында ТР Премьер-министрыннан тыш, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, ТР суд органнары, “Татнефть” ААҖ, учреждение, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырышта муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, муниципаль берәмлекнең 2013 ел социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Илдар Халиков, узган 2013 ел республика тарихына Универсиада елы буларак керүен билгеләп үтте һәм ил җитәкчелеге белән Халыкара студентлар спорты федерациясе тарафыннан башка Универсиадалардан иң яхшысы булып танылуын искәртте һәм аңа әзерлек һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Авылларга һәм авыл җирлекләренә күрсәтелә торган ярдәм социаль-икътисади гына түгел, ә мәдәни, сәяси күрсәткеч тә. Соңгы вакытта гамәлгә куела торган ФАПлар, клублар төзелеше, “Чиста су” кебек программалар беркайчан да булганы юк иде, - дип дәвам итте сүзен Премьер. - Алар сездә дә гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә дә Россия Федерациясе һәм республика бюджетыннан 350 млн сум күләмендә ярдәм алды. Республикада барлык кырларның 2,9 проценты район өлешенә туры килә. Димәк, авыл хуҗалыгында резервлар бар әле. Терлекләр баш саны кимемәгән, ә сөт җитештерү күләме кимү тауар җитештерүчеләрне борчырга тиеш, чөнки сөт бәясе түбән түгел”.
Республикада мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары өстенлекле булып калуын дәвам итә. Узган ел “Киләчәк” программасын гамәлгә ашыруга 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. 2013 елда укытучыларның уртача хезмәт хакы 26287 сум тәшкил иткән. Быел 164 мәктәп модернизацияләнә, 170 мәктәптә 2 млрд сумнан артык бәягә капиталь ремонт башкарылачак. Ремонт программасына сезне районнан 2 мәктәп кертелгән. 2 ФАП төзелеше һәм 4 пунктны ремонтлау планлаштырыла. Алар квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителергә һәм халыкка тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тиеш. Республикада югары технология медицина үзәкләре бар, сезнең үзәк хастаханәдә ремонт үткәрелгән. Бу халык сәламәтлеген саклауда, үлем очракларын киметүдә уңай нәтиҗә бирергә тиеш. Шул сәбәпле, сезнең районда үлүчеләр саны туучылардан күп булуын аңлый алмыйм”, - диде И.Халиков.
“Бүген күп функцияле үзәктә, суд участоклары бинасында һәм кинотеатрда күргәннәр халык өчен яхшы шартлар тудырылуын дәлилли. Бу юнәлештә эшләүне дәвам итегез. Урамнарны яктырту, ветеринария пунктлар төзелеше, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, арендага торак төзелеше кебек 2014 елгы программаларының күбесе 2013 ел ахырында ук гамәлгә куела башлады... Арендага торак төзелеше буенча үтенечегез аңлашыла. Җәлил бистәсен су белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итү зарур, юллар төзелеше буенча озак вакытлы программа формалаштырыла. Районда өлкән буын һәм яшьләр дә электрон элемтәдән файдалана. “Халык контроле” системасы буенча бенинди баш тарту очрагы да булмады. “Ачык Татарстан” яңа системасы кертелә. Әгәр сезнең районның сынау участогы буласы килә икән, без ярдәм итәбез”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков Сарманлыларга, Татарстанны социаль-икътисади күтәрүдә өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт белдерде һәм аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз