Рөстәм Миңнеханов «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ генераль директоры Әхмәт Тугрул Агырбаш белән очрашты

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ генераль директоры Әхмәт Тугрул Агырбаш белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Яклар 2013 елда «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖнең Казан филиалы эше йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Очрашу барышында шулай ук «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ продукциясен Казанда булган куәтләрдә җитештерү, җитештерүнең үсеш перспективалары, предприятиенең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International