Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Оборонстрй" ААҖ генераль директоры Тимур Иванов очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР ДТФның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты. "Оборонстрой" ААҖ генераль директоры Тимур Иванов бүгенге көндә акционерлык җәмгыяте катнашкан программалар һәм проектлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, "Оборонстрой" хәрби инфраструктура объектларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә, шул исәптән - махсус билгеләнеш объектларын, шулай ук хәрбиләр өчен торак йортлар төзи, төзү технологияләре өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә, РФ Хәрби көчләр объектларын эксплуатацияли, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге дәүләт идарә органнары эшчәнлеге объектларын төзү һәм проектлау белән шөгыльләнә.
Тулырак мәгълүмат - http://oao-oboronstroy.ru/o-kompanii