2014 елда суд приставлары 50 мең Татарстанлының чит илгә чыгу хокукын чикләүне планлаштыра

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елда Суд приставлары 50 мең Татарстанлының чит илгә чыгу хокукын чикләүне планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Узган ел суд приставлары тарафыннан бурычлыларның чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикләү турында 20 мең 352 карар чыгарылган. Шуларның 5713е алимент түләмәүчеләргә карата чыгарылган (алимент буенча бурычларның гомуми суммасы 263 млн сум).

Бурычларын түләмәүчеләргә карата 1080 җинаять эше дә кузгатылган, шул исәптән 612 эш- алимент буенча бурычлары 100 меңнән артучыларга карата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International