Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу чараларында катнашты

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу чараларында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, технологик эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү – Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу бөтенроссия программасының икенче этабы Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды.

Чара «Сколково» фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РВК, РОСНАНО (Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды) тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган. Казанда Russian Startup Tour этабын ачуда Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов, «Сколково» фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, «Сколково» фонды идарәсе рәисе Андрей Буренин һәм башкалар катнашты.

Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоуның Казан этабы - уртак программаның бер өлеше генә, ул 2014 елның 20 гыйнварыннан алып 27 апреленә кадәр 27 Россия шәһәрендә – Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәр уздырыла. Russian Startup Tour максатлары – югары технологияләр базарында ихтыяҗ булган перспектив инновацион проектлар табу; регионнарда инновацион эшкуарлык активлыгын үстерү өчен яңа стимуллар бирү; яшьләрнең проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәле стратегияләрен формалаштыруда аларга ярдәм күрсәтү; эшкуарлык берлекләрен формалаштыруны башлап җибәрү һәм уңышлы стартап-командалар булдыру.

Интернет – live челтәреннән файдаланучыларның барысы да чарада катнашучы була алды - «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә трансляция оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International