Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак коллегия утырышлары уздырылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР вице-премьеры Юрий Камалтынов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм башкалар катнашты.
Утырыш 2013 нче елда Татарстандагы министрлык һәм Баш идарә эшчәнлекләре йомгакларына багышланган фильм белән ачылды. Оператив тыкшыну һәм актив күзәтчелек-профилактика эшчәнлеге нәтиҗәсендә, былтыр янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме, шулай ук су объектларында гадәттән тыш хәлләр һәм суга батып үлү күрсәткечләренең, 2012 нче ел белән чагыштырганда, кимүе күзәтелә.
Төп доклад белән чыккан РФ министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы һәм ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерлек чорында 419 объектта янгын куркынычысызлыгы тикшерелгән. Янгынга каршы көрәш мәсьәләсендә 4 мең 700 дән артык чара үткәрелгән, алар барысы да үтәлгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча хезмәт күрсәтүче 40 меңнән артык персоналга инструктаж уздырылган. “Матди-техник базага җитди игътибар юнәлтелде. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы ярдәме белән, 63 берәмлек төп һәм махсус техника, 160тан артык җайланма һәм корал, шул исәптән камилләштерелгән техник характеристикаларга ия янгын автоцистерналары, автобаскычлар, “Лидер” күп функцияле янгын-коткару катеры һәм башкалар кайтарылган. Рафис Хәбибуллин, куелган бурычларны югары профессионализм белән үтәгән өчен, үз кулы астында эшләүчеләргә дә, шулай ук ИФОның башка субъектларыннан килгән коллегаларына да олы рәхмәтен җиткерде.
“2013 нче ел нәтиҗәләре буенча, Россия Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ил күләмендә иң яхшы территориаль орган исеменә лаек булды”, - дип горурлык белән белдерде Рафис Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, соңгы өч елда республика идарәсе инде икенче мәртәбә иң яхшысы дип таныла.
Игорь Паньшин чыгышында билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында узган елда 28 меңнән артык янгын теркәлгән, сулыкларда 1384 фаҗига булган. Алар нәтиҗәсендә, 5 меңнән артык кешенең гомере өзелгән. Аның сүзләренә караганда, алдагы ел белән чагыштырганда, янгыннар саны 7 процентка, су объектларында һәлакәтләр 8,5 процентка кимегән. Игорь Паньшин гадәттән тыш хәлләргә юл куймау мәсьәләсендә Татарстанның икенче тапкыр иң яхшысы дип танылуның зур мәртәбә булуын ассызыклап, бу казанышта ведомство һәм министрлык җитәкчесенең зур тырышлыгын шәрехләп үтте. “Сезнең хезмәтегез югары темп белән үсеш алуы - бик куанычлы күренеш. Россиянең күп кенә төбәкләрендә авыл җирлекләрендә куркынычсызлык чараларын тәэмин итүдә битарафлык сизелә, Татарстанда исә авыл территорияләренә дә зур игътибар бирелә”, - дип белдерде Игорь Паньшин һәм мондый мөнәсәбәт өчен республика Президентына олы рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республика идарәсенең мондый мәртәбәле җиңүенә карата мактау сүзләрен җиткерде. “Сезнең ил күләмендә икенче мәртәбә иң яхшысы булып танылуыгыз – калыплашкан, комплекслы эш нәтиҗәсе”, - диде республика башлыгы.
Президент Универсиада йомгакларына тукталып, киңкүләм чаралар уздырган вакытта, уңышка илтүче алшартларның берсе иминлекне тәэмин итүдән гыйбарәт булуын искәртеп узды. Күләмле эш башкарганнары өчен, ул министрлыкка рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, матди-техник база белән тәэминат, штат тулылыгы, кадрлар әзерләү мәсьәләләренә җитди караш хөкем сөрде. “Без Универсиадада иминлекне тәэмин итү имтиханын бик югары билгегә бирүгә ирештек. Читтән килүчеләр дә моны югары бәяли белде. Бу җайга салынган эш нәтиҗәсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. –Казан Универсиадасы үрнәге Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында да кабатлансын иде. Бу бик җаваплы бурыч”, - дип, Президент Россия министрлыгы җилкәсенә җитди бурыч йөкләнүен шәрехләп узды.
Рөстәм Миңнеханов, Олимпия уеннары барган чакта, Татарстанда бернинди дә гадәттән тыш хәлләр, бәла-казаларны булдырмау бурычының үтә мөһим булуына басым ясады. “Көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк: бу энергетикларга да, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә дә, юл челтәрендә эшләүчеләргә, хокук саклау структураларына да кагыла”, - дип белдерде Президент. Аның әйтүенчә, кайберәүләрнең илнең иминлегенә эче поша, алар аяк чалырга тырышып, ниндидер тискәре чаралар оештырып йөри, ә болар ил абруена тап төшерә. “Теге яки бу хәлләргә юл куймас өчен, көчебез дә, матди-техник чараларыбыз да җитәрлек. Бу, гомумән, илебез өчен җитди сынау санала. Бу чорда безнең алда торган бурычларны лаеклы төстә хәл итәрбез дип ышанам. Ил күләмендә беренчелеккә ирешү зур куәт, югары профессионализм, баш җитәкчелек белән яхшы мөнәсәбәтләр турында сөйли. Шушы мохитне, рухны сакларга кирәк”, - дип төгәлләде республика башлыгы чыгышын.