"Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУПнең яңа бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бина кыска вакытта шәһәр үзәгендә (Париж Комуннасы ур., 8) төзелгән. "Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУП генераль директоры Лена Хамзина Рөстәм Миңнехановка төзелеш барышы турында сөйләде, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, гражданнарны кабул итү зонасын һәм башка бүлмәләрне күрсәтте.
Татарстан Президенты шулай ук хезмәткәрләр өчен җир асты парковкасын, архив бүлмәсен карады, җир корылышы эшчәнлеге секторы эше белән танышты, юридик затлар кибинеты һәм көтеп тору зонасында булды.
Шуннан ТИБ конференц-залында ТИБ РДУП яңа бинасы ачылу уңаеннан тантана узды. Кереш сүзендә Лена Хамзина ведомство 86 ел эшләвенә карамастан, үзәк офисы әлегә хәтле юк иде. Бүгенге көнгә ТИБ эшен алып бара торган офисларның бары 15% гына арендага алынган.
ТИБ РДУП генераль директоры ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелегенә, республиканың муниципаль районнарында ТИБ эшен алып барырлык биналар табуда ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерде.
Лена Хамзина кыскача яңа бинаның төзелеше ничек алып барылганы турында сөйләде. Ул элеккеге бина бик начар хәлдә булганын ассызыклады, аның урынына, элеккеге бинаның архитектур йөзен саклап, яңасы төзелде.
2013 елдагы эш нәтиҗәләре буенча ведомство хезмәткәрләренең саны 618 кеше тәшкил итә, бер кешегә хезмәт җитештерүчәнлеге - 69 мең сум, уртача эш хакы - 33,5 мең сум.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген ТИБ эшчәнлегенең әһәмиятен дөрес бәяләргә кирәк. Әлеге структура үсергә тиеш, дип әйтте ул, без ТИБны хезмәт күрсәтүгә заказлар белән тәэмин итәргә тиеш.
Казан үзәгендә ТИБның яңа бинасы - гражданнарга бик уңайлы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ведомствога хәтле шәһәр транспортында килергә мөмкин. Кабул итүгә электрон чират аша язылып була.
Татарстан Президенты ТИБ хезмәткәрләрен яңа бинага күчү белән котлады һәм "Казан Кремле" картинасын бүләк итте.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз чиратында ТИБ РДУПнә эксплуатациягә кертү турында символик акт тапшырды.