Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чираттагы ялда
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 2014 елның 8 февраленнән 23нә кадәр чираттагы ялда була. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.