Татарстан Президенты Аксубай районында эш сәфәрендә

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аксубайга эш сәфәре кысаларында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәктә һәм үзәк район хастаханәсендә бала татыру бүлегендә булды.

Күпфункцияле үзәк Аксубайда 2013 елның мартында ачылды. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы - 691,7 кв.м, биредә ТР буенча Росреестр идарәсе, кадастр палатасы, муниципаль берәмлекнең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, ТИБ (БТИ) хезмәткәрләренең, кадастр инженерының кабинетлары урнашкан. КФҮтә дәүләт һәм муниципаль хезмәт "бер тәрәзә" рәвешендә күрсәтелә, бу гражданнарга хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскарта.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Аксубай ҮРХндә бала тудыру бүлеген дә карап чыкты. Капиталь ремонтланган Аксубай үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге 317 кв. метр урын алып тора һәм 19 урынга исәпләнгән. Капиталь ремонт бәясе 4,5 млн. сум тәшкил итте, шулай ук 2,5 млн. сумга яңа җиһазлар һәм мебель алынган, шул исәптән үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты, яңа туган балаларга кювезлар, җылытыла торган балалар караваты, фето-монитор һәм Республика клиник хастаханәсе белән элемтә өчен монитор да алынган.

ТР Президенты бүлек палаталарын карап чыкты һәм ремонттан соң бала табучы хатыннарга тәэмин ителгән уңайлы шарталарны югары бәяләде.  

Аннан соң Р.Миңнеханов Аксубай муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International