Икътисадының потенциалы һәм хезмәт сөючән халкы Аксубай районының 2013 елда күрсәтелгән нәтиҗәләрдән югарырракларына нәтиҗәләргә дә ирешә ала иде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне Аксубай муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясе барышында әйтте. Сессия эшендә шулай ук вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.
Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов үзенең нотыгында 2013 ел йомгаклары буенча территорияне социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләренең күбесе уңай динамикада булды дип белдерде. в своем Аксубай районының җыелма территориаль продукты аладан бәяләү буенча 5%ка аоткан һәм 6,5 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Ел башыннан җан башына акчалата керемнәр 16%ка, уртача хезмәт хакы - 16,5%ка, 16837 сумга кадәр арткан.
2013 ел районның бюджет системасы өчен дә уңышлы булган. Керемнәр буенча төгәлләштерелгән план 102%ка үтәлгән, керемнәр суммасы 590 млн. сум, 2012 ел белән чагыштырганда 6%к арткан. Бюджетның чыгымнар өлеше төгәлләштерелгән план буенча 99,6%ка үтәлгән - чыгымнар суммасы 586 млн. сум тәшкил итә.
Район бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 2013 елда 166,86 млн сум яисә башлангыч расланган планга карата 118%, шул исәптән бюджетның салым керемнәре - 152,88 млн сум.
Ел дәвамында бүтән дәрәҗәләрдәге бюджеттан 423,45 млн сум алынган. Камил Гыйльманов сүзләренчә, нефть компанияләренең структур бүлекчәләре районга шактый ярдәм итә.
2013 елда район авыл хуҗалыгының акчалата табышы 881,27 млн сум булган, бу 2012 ел белән чагыштырганда 5% ка артык. Үткән ел 60 мең т. бөртекле ашлык җыелган, уртача уңыш 19,1 ц/га; печән җитәрлек әзерләнгән.
Үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекнең баш саны алдагы ел белән чагыштырганда 4%ка арткан һәм 16695 баш тәшкил итә. Нәтиҗәләр кимүенә «Вамин-Аксу» агрофирмасының банкротлык процедурасында булуы да тәэсир итә, чөнки районда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек шушы авыл хуҗалыгы формированиесендә тупланган.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгән. 2013 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм 348,8 млн сум тәшкил иткән.
2013 елда районда торакны файдалануга тапшыру 100%ка үтәлгән, аның күләме – 14 мең кв.м торак. Капиталь ремонт программасы буенча Аксубайда 6,44 млн сум күләмендә ике йортка ремонт ясалган.
Камиль Гилманов хәбәр иткәнчә, кече бизнес предприятиеләренә Аксубай районындагы товар әйләнешенең 90%тан артыграгы туры килә. 2013 елда барлык каналлар буенча товар әйләнеше 1,48 млрд сум тәшкил иткән, ул былтыргыга караганда 6%ка артык. Аксубай районында эшләп килүче кече эшкуарлык предприятиеләре саны - 89, шул исәптән икътисадый активлары - 73. Шулардан сәнәгатьтә – 9, авыл хуҗалыгында – 13, төзелештә – 9, сәүдәдә – 29, башка тармакларда – 13 берәмлек. Индивидуаль эшкуарлар саны - 483.
Районда 43 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шулардан 21 гаилә фермасы. Үткән ел фермер хуҗалыклары тарафыннан 744 т сөт, 285 т ит җитешетерелгән.
2009-2013 еллар эчендә Аксубай районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары үсешенә ярдәм рәвешендә 447,6 млн. сумнан артык 1736 кредит алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында беренче чиратта Аксубай районындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. «Төзекләндерү, яңа спорт мәйданчыклары, ял итү зоналары – бу үзгәрешләр күренеп тора», - диде Р. Миңнеханов.
Аксубай районы халкы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә һәм Халыкара студент Уеннарының мәдни программасында да актив катнаштылар. Универсиаданы уңышлы уздыруга керткән өлешләре өчен бүләк буларак, районда 5 спорт мәйданчыгы төзелде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Аксубайда кеше саны кимү бик аз санда күзәтелә, әмма районда балалар үстерүгә бөтен шартлар бар. Шуннан Татарстан Президенты республиканың икътисадый үсеше турында хәбәр итте.
Аерым ул республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү кирәклеген ассызыклады. “Без үсергә телибез икән, инвестицияләр күләме ҖРПыннан 30-35 % тәшкил итәргә тиеш“, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, республикада кече һәм урта бизнес тиешенчә темплар белән үсми. Татарстан Президенты ассызыклаганча, муниципалитетларга инфраструктур мәйданчыклар булдыруга игътибар итәргә кирәк. “Без эре инфраструктур мәйданчыкларга игътибарыбызны юнәлттек, ә муниципалитетлар әлегә “йоклый”. Һәр муниципаль берәмлектә бер генә булса да мәйданчык булырга тиеш”, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Аксубай районының территориаль продукты структурасында кече һәм урта бизнес өлеше бары 10,6 % тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгында Аксубай районы, АСК күрсәткечләренә караганда, Татарстанның муниципаль районнары арасында бары 36нчы урынны гына ала. “Бу сезнең урын җулырга тиеш түгел, сезгә нәтиҗәләр ясарга кирәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов районда яшәүчеләргә.
Аксубай районы, Татарстан Президенты сүзләренчә, бөтен республика программаларында актив катнаша.
Башка районнар белән чагыштырганда, Аксубайда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгариф (38нче урын) һәм сәламәтлек саклау (31нче урын) үскән. “Сез һәр мәсьәләне аерым анализларга тиеш, нишләп артта калганыгызны аңларга тиешсез”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.
“Утызынчы урыннар – Аксубай районы дәрәҗәсе түгел ул, - дип саный ТР Президенты. – Районның кешесе дә, потенциалы да җитәрлек, эшләргә кирәк”.
Р.Миңнеханов район халкына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2014 елда уңышлар теләде. Шулай ук ул аксубайлыларга казанышлары өчен бүләкләр тапшырды.