Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районының Ивашкино урта белем бирү мәктәбендә һәм Үзәк район китапханәсендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына муниципаль район Советының 46нчы утырышында катнашырга дип килде.

Утырышка хәтле ТР Президенты һәм аны озата йөрүче затлар Ивашкино урта белем бирү мәктәбенә бардылар. Әлеге мәктәптә белем бирү теле - чуваш теле. биредә 19 укытучы эшли, 191 бала белем ала. 2013 елда мәктәптә капиталь ремонт ясалган. Мәктәптә һөнәр бүлмәсе, спорт залы, спорт мәйданчыгы һәм аш бүлмәсе бар.

2012 елда Ивашкино мәктәбе иң яхшы мәктәп алды кишәрлеге буенча республика конкурсында җиңүче булды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.  

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында караган икенче объект - Үзәк район китапханәсе.

Үзәк район китапханәсе һәм балалар китапханәсе 1984 елда төзелгән бер бинада урнашканнар. 2013 елда ике катлы бинаны иганәчеләр акчаларына ремонтлаганнар. Беренче катында компьютерлар сыйныфы, балалар китапханәсе, китап кибете урнашкан, холлда телевизор һәм йомшак мебельле ял итү почмагы да бар. КУитапханәнең икенче катында уку залы һәм администрация кабинеты, шулай ук китапханә фонды урнашкан.

Китапханәне карау кысаларында Рөстәм Миңнеханов кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар белән сөйләште, аларга уку залында Лермонтов иҗаты турында дәрес алып барыла.

Татарстан Президенты китапханәгә китап фондын яңартырга һәм заманча җиһазлар сатып алуга 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов караган тагын бер объект - Җиңү паркы булды, анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләргә багышлап һәйкәл куелган. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар һәйкәлгә чәчәк салдылар.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районы Советының 46нчы утырышында катнаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International