Минтимер Шәймиев мәдәни мирас белән идарә итү буенча семинар ачылышында катнашты

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру” темасына багышланган халыкара семинар ачылды. Германиянең Коттбус шәһәре Браденбург техник университетының Халыкара менеджмент институты мәдәни мирас өлкәсе профессоры, археологик мирасны саклау буенча ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады.
Халыкара семинар ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

ГДАТУ ректоры Рәшит Низамов семинар кунакларын сәламләде һәм, әгәр элек вуз вәкилләре мөмкинлекләргә карап чит илгә укырга барса, хәзер дөньяви дәрәҗәдәге археологик мирасны саклау белгече күпсанлы кешеләрне өйрәтү өчен, Казанга килде, дип белгеләп үтте.

“Мин алга баруыбызга, югары дәрәҗәдәге белгечләрне Татарстанга чакырып, дөньякүләм тәҗрибә туплавыбызга шат, - диде үз чыгышында Минтимер Шәймиев. – Без дә чит илгә барабыз, чыгыш ясыйбыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Бу университетның билгеле үсеш дәрәҗәсе, гомумән алганда, безнең илнең, җәмгыятьнең үсеш күрсәткече”.
Республикада тарихи мирасны саклау өлкәсендә зур эш алып барыла, дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Бу бүгенге буын өчен генә түгел, ә киләчәк буын өчен дә мөһим, дип ассызыклады ул. Бүген Татарстанда Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген яңадан торгызу буенча зур эш башкарыла, бу өлкәдә белгечләр җитешмәү сәбәпле, кыенлыклар да туа. М.Шәймиев сүзләренә караганда, нәкъ менә шуның өчен чит ил экспертлары катнашындагы семинарларның әһәмияте зур.

Бүген республикада мәдәни мирас объектларын саклау буенча эш алып барыла. Иң ачык мисалларның берсе – ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Казан Кремле. Болгар һәм Зөя дә бу исемлеккә керү өчен дәгъва итә.
“Бу тарихи территорияләрдә объектларны киңкүләмле реставрацияләү эшләре бара, халыкара стандартларга, бөтендөнья мирасны саклау турындагы конвенция таләпләренә зур игътибар бирелә. Әгәр нәрсәдер бу таләпләргә туры килмәсә, үзебез гаепле булачакбыз, без югары дәрәҗәдә эшләргә өйрәнергә тиеш”, - диде М.Шәймиев.

М.Шәймиев Бритта Рудольфф тәкъдим иткән лекцияләрне һәм башка материалларны мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр өчен методик әсбап буларак бастырырга тәкъдим итте.

Бритта Рудольфф Бранденбург техник университет эшчәнлеге турында сөйләде, анда бөтендөнья мирасын өйрәнү буенча махсус курс бар. Бу вузда дөньяның төрле иленнән килгән студентлар белем ала.“Безнең максат – халык арасында агарту эшләре алып бару. Кешеләргә бөтендөья мираслары нинди мәгънәгә ия булуын аңлату зарур. Без тарихи объектларның мөһимлеге буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте ул.

ЮНЕСКО эксперты бу көннәрдә КДАТУ нда узачак курсларга чакырды. “Без мәдәни мирас белән идарә итү турында сөйләшәчәкбез һәм бу лекцияләр тарихчылар белән юристларга да кызыклы булачак”, - диде Б.Рудольфф.
“Студентлар белән уңышлы эшләрбез һәм алар барысына да өйрәнер, бу уңышлы курс булыр дип өметләнәм”, - диде Бритта Рудольфф.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу бигрәк тә Россия өчен перспективалы эш юнәлеше. “Һәйкәлләрне яңадан торгызу белән шөгыльләнеп, бөтен Россиягә сигнал бирәбез. Безгә бөтен илдә ихтыяҗ булачак үз белгечләребез кирәк. Хәзер бу эш башлана һәм бу җәмгыять үсешенең табигый процессы”, - диде ул. М.Шәймиев. Шулай ук Татарстан студентларын тарихи мирасны саклау буенча чит илләрдә дә укыту ихтыяҗы булуын белдерде.

Очрашуда Минтимер Шәймиев Бритт Рудольфф ханымга Болгар территориясендә табылган борынгы йозак үрнәге буенча ясалган символик ачкычлы йозак бүләк итте. КДАТУ вәкилләре ТР Дәүләт киңәшчесенә студентлар ясаган картинаны һәм китаплар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International