Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Алексей Песошин Татарстанның Алексеев районында булды
2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин республиканың Алексеев районында булды. Ул берничә объектны карады һәм район Советы утырышында катнашты.
Район үзәгендә А. Песошин хәрби-интернационалистларның сугышчан дан музеенда булды. Экскурсияне музейның җитәкчесе һәм оештыручысы Николай Гордеев уздырды.
А. Песошин шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә булды һәм аның клиентлары белән аралашты.
Аннан соң Алексей Песошин Алексеев муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты. Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында район башлыгы Владимир Козонков доклад ясады. Аның әйтүенчә, Алексеев районы өчен 2013 ел уңышлы узган. Тулай төбәк продукты 5 млрд 651 млн сум тәшкил иткән. Иң күп эшләр төзелеш тармагы тарафыннан башкарылган һәм 3,4 млрд. сум тәшкил иткән, хезмәт хаклары 23%ка арткан.
Соңгы елларда корылык булуга карамастан, Алексеев районы буенча тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 1 млрд. 871 млн. сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 15%ка арткан.
2013 елда Алексеев районында 14,3 мең кв. метр торак төзелә. “Социаль ипотека” һәм “Бөек Ватан сугышында катнашучыларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча 5 күп фатирлы торак йорт төзелә һәм файдалануга тапшырыла.
2013 елда Алексеев районында демографик хәл буенча да уңай тенденция саклана.
Алексей Песошин район халкына 2013 елдагы уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз