Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
А.Песошин: “Яңа Чишмә районы республикада лаеклы урын алып тора, ләкин тынычланырга кирәкми”
2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Яңа Чишмә муниципаль районы Советы утырышында катнашты.
2013 нче елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2014 нче елга бурычлар турында Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2013 нче елда районның тулай продукты 9,2 млрд.сум булган: үсеш - 1,4 процент.
Былтыр 11,28 млрд.сумлык товар озатылган. Район территориясендә 7 нефть компаниясе эшли, алар 1,15 млн. тоннадан артык нефть чыгарган.
Үткән елда район бюджетына 417,5 млн.сум килеп ирешкән, шул исәптән үз кереме - 178 млн.сум, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 24 процентка күбрәк.
Шул ук вакытта бюджет структурасы үзенең социаль юнәлешен саклый, социаль өлкәне финанслауга тотылган чыгымнарның өлеше 77% тәшкил итә.
“Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә, - дип билгеләде Вячеслав Козлов. – Хуҗалык итүче структурада аның өлеше 53,6 процент булган, тулай продуктта өлеше - 16 процент (1,5 млрд. сум)”.
Бу өлкәдә 7200 икътисади актив кешенең 1190ы эшли, аларның уртача хезмәт хакы - 19,5 мең сум, дип хәбәр итте район башлыгы.
Халыкның тормыш сыйфаты турында сөйләгәндә, Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, ел дәвамында бер кешегә уртача керем 9,5 процентка арткан һәм аена 11 мең 815 сум булган. Районда уртача хезмәт хакы 7,3 процентка арткан, 20 мең 365 сум булган, ә эре предприятиеләрдә - 22 мең 684 сум.
Авыл хуҗалыгында 1120 кеше эшли. Районда 2 агрофирма («Кулон» һәм «Татарстан») һәм 70 КФХ уңышлы эшчәнлек алып бара. Авыл хуҗалыгы оешмаларының елына акчалата кереме 651 млн. сум булган (583 мең сум бер хезмәткәргә), авыл халкының уртача хезмәт хакы - 10 мең 490 сум.
Вячеслав Козлов, төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә һ.б. районнарга ярдәм итү буенча программалар өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
“Үткән 2013 нче ел Казанда Универсиаданы уздыру белән истә калды, - дип билгеләде чыгышында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин. – Объектларны әзерләүдә һәм яшьләр форумын уздыруда сезнең районның да өлеше бар, моның өчен сезгә зур рәхмәт”.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2013 нче ел, тулаем алганда, республика өчен уңышлы булды. Ул сәнәгать үсеше, республикада тормышка ашырыла торган проектлар, программалар турында сөйләде.
“Республика ягыннан билгеләнгән программалар кысаларында ярдәм итү дәвам ителәчәк”, - дип ышандырды ул.
“Сезнең район ТРның муниципаль берәмлекләре рейтингында лаеклы 7 нче урынны алып тора, ләкин булганына канәгать булып, тынычланырга кирәкми, - дип ассызыклады Песошин. – Тагын да максатчан рәвештә кече һәм урта бизнесны үстерергә, “Лизинг-грант”, шәхси хуҗалыкларны һәм КФХ, гаилә фермаларын үстерү буенча программаларның мөмкинлекләрен, яшь белгечләрне җәлеп итеп, киңрәк кулланырга кирәк”, - диде ул.
Утырыш соңында Алексей Песошин Яңа Чишмә районында төрле тармакларда үзләрен күрсәткән аерым хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз