Дмитрий Рогозин Казанда эш визиты белән булды

2014 елның 14 феврале, җомга

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Казанның хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш визиты белән булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Радиоэлектрон технологияләр" концерны генераль директоры Николай Колесов озата йөрделәр.   

Д.Рогозин  "Радиоэлектрон технологияләр" концернына кергән Казан электр техникасы заводында булды (КЭТЗ). Заводта хәрби-диңгез флоты, хәрби авиация, коры җир гаскәрләре өчен күп төрле эшләнмәләр җитештерелә. Бүгенге көндә заводта 1119 хезмәткәр эшли, аларның өчтән бере – яшьләр. 

Дмитрий Рогозин производство линияләрен карады, монтаж һәм җыю цехларында булды. 

“Радиоэлектрон технологияләр” концерны генераль директоры Николай Колесов сүзләренчә, КЭТЗ механика эшкәртү производствосы куәте концернның Казандагы барлык алты предприятиесен механика эшкәртү заводына күчерергә мөмкинлек бирә.

Дмитрий Рогозин кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында сорашты. Аңа якын арада Казанда радиоэлектрон сәнәгать ихтыяҗы өчен һөнәри белем бирү үзәге эшли башлаячак дип хәбәр иттеләр. 

РФ вице-премьеры заводның махсус конструкторлык бюросында булды, КРЭТ предприятиеләренең яңа эшләнмәләрен карады.

Экскурсиядән соң Дмитрий Рогозин дәүләт тану системасы үсеше һәм төрле техниканың оборона комплексы өлкәсендә яңа җайланмаларны булдыру мәсьләләре буенча очрашу уздырды.

Ул ассызыклаганча, технологияләр үсеше белән бергә хәрби хәрәкәтләрне алып бару ысуллары да катлаулана. Моңа бәйле рәвештә коралларның югары технологияле төрләре зур әһәмият ала.

Киңәшмә барышында “Радиоэлектрон технологияләр” концерны җитәкчеләренә Татарстанда КРЭТ предприятиеләре базасында дәүләт тану чараларын эшләү һәм җитештерү буенча фән-производство кластерын формалаштырырга тәкъдим ителде.  Шимко исемендәге институт әлеге өлкәдә перспектив эшләнмәләрне ясау үзәге булачак. Дмитрий Рогозин КРЭТ республика җитәкчелеге белән әлеге кластерны булдыру буенча “юл картасы”н эшләргә тәкъдим итте.

Элемент базасын үстерү мәсьәләләре очрашуның аерым темасы булдылар. Дмитрий Рогозин сүзләренчә, производствога инновацион эшләнмәләрне активрак кертергә, предприятиеләрнең производство куәтләрен модернизацияләргә кирәк.

Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе эшләнмәләрнең миниатюрлашуы, энергия куллануны киметү, җайланмаларның ышанычлылыгы үсүе булырга тиеш. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International