Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Дәүләт Советында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешүнең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды
2014 елның 14 феврале, җомга
Татарстан Дәүләт Советында бүген РФ белән ТР арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешүнең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген бу документны эшләүдә катнашкан сәясәтчеләр һәм экспертлар килешүнең ничек әзерләнүен һәм кабул ителүен искә төшерде.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Василий Лихачев, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, ТР ФА академигы Индус Таһиров һ.б. катнашты.
Искәртеп узабыз: беренче килешү 1994 елның 15 февралендә имзаланган. Бу килешү Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы җитәкчелегенең озак вакытлы һәм җитди уртак эшенең нәтиҗәсе булды. Ул Татарстанның федерация составында үзенчәлекле статусын ныгытты, федераль мөнәсәбәтләрне үстерүгә йогынты ясады. Икенче килешү федераль закон нигезендә 2007 елның июлендә расланды.
Утырышта кереш сүз белән ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика парламентында килешүне әзерләү һәм кабул итү процессында катнашучы булганнар җыелган. Әлбәттә, әлеге документ ике дәүләт эшлеклесенең - Борис Ельцинның һәм Минтимер Шәймиевның актив роленнән башка мөмкин булмаган.
“Бәлкем, тарихи яктан 20 ел күп түгелдер, ләкин 20 ел элек имзаланган килешүнең ролен һәм әһәмиятен бәяләү өчен, заманча яңа Россия өчен шактый күп. Аның әһәмияте һәр дистә елдан соң тагын да арта барыр, дип уйлыйм. Дәүләтебезнең федератив тотрыклылыгын саклау өчен, бик җитди сәяси адым ясалган дип саныйм. Шул ук вакытта ТР хакимияте ягыннан гына түгел, ә ул чорда мондый адымнар өчен җитди басым тойган Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның кыюлыгы һәм сәяси ихтыяр көче чагылган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, “әлеге килешү үзенең барлыкка килүе белән демократия принципларында Россия дәүләтенең эволюцион үсешенә зур басым ясаган”. “Россия җитәкчелеге дөнья җәмәгатьчелеге алдында яңа федерация коруда хокукый ысуллар яклы булуын күрсәтте. Бу әлеге адым белән күрсәтелде дә”, - дип билгеләде спикер.
ТР парламенты башлыгы Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның килешүне имзалаганда әйткән сүзләрен искә алды: “Мондый төр килешүләр РФ Конституциясе һәм республикалар конституцияләре арасында каршылыкларны юкка чыгаруның бердәнбер конституцион һәм цивилизацион формасы булып тора”. Шул вакытта Минтимер Шәймиев: “Килешү, закон һәм гаделлек принципларына нигезләнеп, мөнәсәбәтләрнең яңа моделен раслый”, - диде.
ТР Дәүләт Советы спикеры ассызыклап үткәнчә, РФ белән ТР арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешү Россия федерализмын төзүдә мөһим звено гына булып калмады, ә гомуммилли идея булды. “Ул еллардагы вакыйгаларда катнашучылар мәйданнарда, ТР парламентында, һәм тулаем Татарстанда нинди вазгыять булганлыгын яхшы хәтерли. Һәм әлеге килешү бу киеренкелекне бетерергә ярдәм итте”, - диде ул.
Шулай ук бүген ул процесслар һәм килешүнең әһәмияте турында ТР Дәүләт Советы депутатлары, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, парламентарийлар Александр Гусев һәм Шакир Яһудин, РФА академигы Борис Железнов уртаклашты.
Минтимер Шәймиев килешү процессында катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм бу барлык кешеләрнең республиканың яңа дәүләтчелеген торгызуда тарихи роль башкаруын блгеләп үтте. ТР Дәүләт Киңәшчесе килешү документларын әзерләү процессында төп моментларга тукталды. Ул вакытта РФ белән килешү төзү факты – ул үзенә күрә бүген дә дәвам итә торган бер тарих, дип билгеләде.
Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, килешүне имзалаганнан соң, Татарстан Россия белән бердәм хокукый кырга керде.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, федераль закон белән рәсмиләштерелгән 2007 нче елгы икенче килешү ул вакытта ТРның омтылышын аңлаган РФ башлыгы Владимир Путинның мөһим адымы булды.
“Россиядә демократик дәүләт төзелеше федератив мөнәсәбәтләр кору нигезендә генә була ала. Бу - авыр юл”, - диде ТРның беренче Президены.
Түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе, дискуссиядә катнашкан һәм тәкъдимнәр әйткән өчен, җыелганнарга рәхмәт белдерде. Ул мондый чараларны даими рәвештә уздырыла алуын әйтте. ТР ДС спикеры фикеренчә, бүген күтәрелгән мәсьәләләрне өйрәнүдә галимнәр дә үз ролен башкарырга тиеш. Аның сүзләренчә, федерализм үсешенә бәйле мәсьәләләр республиканың фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан эшләнелгән һәм өйрәнелгән булырга тиеш.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз