Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Цариковский федераль контракт системасы шартларында эшләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2014 елның 14 феврале, җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәт статс-секретаре - җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Оччрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Александр Груничев, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башкалар катнашты. Яклар дәүләт органнарының  федераль контракт системасы шартларында эшләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында Андрей Цариковский массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.  

«Җез күптәннән Татарстан Республикасы белән эшлибез, безнең проектлар күп, - дип әйтте Андрей Цариковский, - шул исәптән безнең уртак проектыбыз - РФ  Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәге, анда без белгечләр өчен укыту семинарлары үткәрәбез. Башка укыту-методик үзәкләре белән чагыштырганда, ул Мәскәүдә түгел, ә Казанда, Татарстанда оештырылды. Нәкъ менә аның базасында хәзер федераль контракт системасы буенча Россиядә 1нче январьдән укыту семинарлары үткәрелә. Әлегә федераль законнарны куллану буенча сораулар күп, һәм бүген без контракт системасында эшләүче белгечләрнең квалификациясен ничек үстерергә икәне турында сөйләштек». 

Андрей Цариковский билгеләп үткәнчә, 94нче  федераль закон федераль контракт системысының өлеше булды. «Илдәге коррупциягә каршы гомуми көрәш дәүләт заказларын урнаштыруны күпмебер либеризацияләргә мөмкинлек бирә, - дип әйтте ул. - Чөнки күзәтүләр буенча - илдә коррупция арткан саен, дәүләт сатып алулары турында закон кырысрак була. Без хәлне яхшырта башладык, һәм чиновникларга күбрәк ирек бирә алабыз». 

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары шулай ук хәзер эшкә актив рәвештә Росфиннадзор һәм РФнең Хисап палатасы кушылганын ассызыклады. «Без беренче чиратта нәтиҗәгә карыйбыз, - дип әйтте ул. - Нәтиҗәләр буенча эшләү коррупциягә каршы көрәштә бик ярдәм итәчәк».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International