Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне Искә алу көне уңаеннан ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинның мөрәҗәгате
2014 елның 15 феврале, шимбә
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне Искә алу көне уңаеннан, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле локаль сугышлар һәм хәрби конфликтларда катнашучылар! - диелә мөрәҗәгать текстында. – 15 нче февральдә безнең ил Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне Искә алу көнен бәйрәм итә. Без аларны хәтерлибез һәм хөрмәтлибез, төрле елларда чит илләрдә хезмәт бурычы буенча хәрби конфликларны җайга салуда катнашкан улларыбыз һәм кызларыбызны хөрмәтлибез. Бу сугышлар һәм конфликтлар йөз меңләгән кешеләрнең тормышларына тәэсир итте, күпләре өйләренә, гаиләләренә, аналары, хатыннары, кәләшләре янына әйләнеп кайтмады. Миллион ярымнан артык ватандашларыбыз илебез читендә 30 сугышта һәм хәрби бәрелештә катнаштылар. Совет солдатлары һәм офицерлары Корея һәм Вьетнамда, Сирия һәм Мисырда, Мозамбик һәм Анголада, Алжир һәм Эфиопиядә һәм башка илләрдә сугыштылар. Алар, тугандаш халыкларга якты киләчәк өчен көрәшергә ярдәм итәбез, дигән ышаныч белән, батырларча сугыштылар. Россиянең хәрби хезмәткәрләре Югославиядә тынычлыкны яклап көрәштеләр һәм Көньяк Осетия халкын геноцидтан коткардылар.
Бүген 40 нчы армия частьләренең соңгы колонналары һәм чик буе гаскәрләренең барлык махсус бүлекчәләре Әфганстан республикасыннан чыкканга 25 ел була. Совет сугышчыларының геройлыгы, батырлыгы һәм намуслылыгын күпне кичергән Әфган җире әле һаман да хәтерли. Ул сугышта 9750 Татарстанлы катнашты, шуларның 261е һәлак булды, 2121 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Әфганстан Республикасында хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен, безнең якташыбыз Дауди Ильяс Дилшат улы “Россия Федерациясе Герое” исеменә лаек булды. Чит илдә хезмәт бурычын үтәгәндә барлыгы 25 мең ватандашыбыз һәлак булды. Алар хәрби антны намус белән үтәгәндә үзләрен корбан итте.
Әфганстанда һәм Ватаннан читтә булган башка “кайнар нокталарда” һәлак булганнарның бартырлыгы алдында баш иеп, без хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, хәзерге вакытта исән булучыларның һәм һәлак булганнарның гаиләләре турында онытмыйбыз.
Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсе – Кораллы Көчләрдә, хокук тәртибе органнарында, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шул исәптән яшьләрне патриотизм, гражданлык, Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү буенча җаваплы эшләрдә бүген дә кирәк.
Кадерле дуслар, бу истәлекле көндә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Песошин А.В.".
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз