Казанда беренче шәхси hardware-технопаркы ачылды

2014 елның 15 феврале, шимбә

Бүген Казанда Россиядәге  беренче шәхси Navigator Campus hardware-технопаркы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаштылар. 

Технопаркны оештыручыларның берсе Рамил Ибраһимов хәбәр иткәнчә, Navigator Campus - инженерия өлкәсендә стартапларга ярдәм итүче республикада беренче "тимер" технопарк ул. «Без резидентларыбызга 48 сәгатьтә продуктларының прототибын ясарга мөмкинлек бирәбез», - дип белдерде Р.Ибраһимов. Бу максатта технопаркта махсус җиһазлар бар, шул исәптән 3D-принтерлар да. Технопаркның төп юнәлешләре - робот техникасы, 3D-басма, “акыллы йорт” системалары.

Технопаркка оештыручылар үзләре керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 120 млн сум тәшкил итте, шулар арасында венчур инвесторлары - Runa Capital фонды һәм башкалар. Хәзер технопаркта 120 урынның 93е алынган, биредә 14 резидент-компаниясе эшли, шулар арасында өчесе Казаннан. Технопаркта проектны урнаштыру бәясе - бер эш урыны өчен аена 11 мең сум. Navigator Campusның гаражы бар, анда эре прототипларны җыеп була, шулай ук технопаркта перспектив стартапларга ярдәм итү өчен венчур фонды бар.

Р.Ибраһимов сүзләренчә, 2016 елга хәтле, икенче һәм өченче чират төзелеше тәмамлангач, технопарк мәйданы 6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, сыйдырышлыгы 800 эш урынына хәтле булачак. Инвестиияләрнең гомуми күләме 10 млн долларга җитәчәк. Оештыручылар алга таба Пермь һәм Уфада шундый ук технопарклар ачырга планлаштыралар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Navigator Campus ачылу тантанасындагы чыгышында бары берничә ел элек кенә әле республика җитәкчелегенең шәхси инвесторларның инфраструктур проектларда катнашуы турында хыялланганы турында билгеләп үтте. «Бүген без бу беренче шәхси технопаркны ачабыз, - дип әйтте рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә, без берничә кат эрерәк объектлар ясыйбыз, әмма сез үзегез инвесторларны җәлеп итүегез мөһим. Мондый объектларның безнең ярдәмнән башка ачылуы безнең кирәкле мохит булдыра алуыбызны күрсәтә. Нәкъ менә шул дәүләтнең бизнес алдында төп бурычы. Димәк без дөрес юлда».

«Без сезгә ярдәм итәчәкбез», - дип әйтте Navigator Campus оештыручылары һәм резидентларына Рөстәм Миңнеханов.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров  шулай ук бүгенге вакыйга мөһимлеген ассызыклады. «Әлегә барысы да Татарстан инновацион экосистемасында ни кадәр сыйфатлы күчеш булганын аңламыйлар, - дип белдерде Н.Никифоров. - 10 елдан артык дәүләт инфраструтураны инвестицияләде. Ләкин бүген инновацион инфраструктураны төзүчеләр беренче мәртәбә шәхси бизнес булды. Һәм бу трендка игътибар итәргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм  Runa Capital венчур фондының баш партнеры Сергей Белоусов бергәләшеп планшетта технопаркның ачылуын символлаштыручы ноктага бастылар, шуннан резидентларның проектлары белән танышу экскурсиясендә йөрделәр.

Татарстан Президенты барында КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм  Navigator Campus җитәкчесе Васил Зәкиев вузның студентлары һәм аспиратларының фәнни эшләнмәләрен коммерцияләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International