Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм миңнеханов 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары башкаласы - Сочи шәһәренә килде. Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм "Казан 2013" башкарма дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров белән Олипия паркына юнәлде.
Анда ул Россия җыелма командасының Җанатарлар йортында булды, биредә ул Татарстан вәкилләре - волонтерлар, "Сочи 2014" Оештыру комитеты хезмәткәрләре белән белән очрашты. Алар, Казандагы 2013 Бөтендөнья җәйге Универсиадасында эшләп тәҗрибә җыйганнар, Олимпия һәм Параолимпия уеннарын оештырырга чакырылганнар. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга бөтен бурычларын уңышлы үтәүләрен теләде һәм: "Сезгә ватаныбызда узучы Олимпия уеннарын оештыру эшендә катнашырга мөмкинлек бирүләре бик шатлыклы. Бу бик әһәмиятле тәҗрибә, ул сезгә дә, республикага да файдалы булачак".
Шунна Татарстан Президенты бүгенге Олимпиада программасының иң кызыклы ярышлары - Россия һәм АКШның хоккей буенча ирләр арасында матчны карарга юнәлде. Иртәгә Рөстәм Миңнеханов таулар кластерындагы Олимпия объектларын һәм Россия хоккей командасының Словакиягә командасына каршы уенын карарга планлаштыра.
Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 8 спортчы катнаша. Шуларның дүртесе - "Ак Барс" ХК уенчылары.