Татарстан Президенты Сочида Россия җыелма командасының җанатарлары йортында булды

2014 елның 15 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия җыелма командасының Җанатарлар йортында булды. Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков хөрмәтле кунакка Йортның зоналарын һәм экспонатларын күрсәтте. 

Барысыннан да артык Рөстәм Миңнехановка хоккей зонасы ошады, ул бу аның яраткан спорт төре икәнлеген әйтте - шуның өстенә экспозииядә легендар уенчы Владислава Третьяк майкасы да бар.  

«Бик шәп проект, барысы да уйланылган. Искиткеч идея – мондый элекке булмаганы кызганыч, - дип әйтте Татарстан Президенты. - Миңа тарихи алым ошады. Иң мөһиме - җанатарларны спорт легендалары белән таныштыру». 

Рөстәм Миңнехановны Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча чемпионатның оештыру комитеты рәисе Азат Кадыров озата йөрде. Сочидагы Җанатарлар йорты проектының тәҗрибәсен чемпионат кысаларында куллану планлаштырыла. 

Олимпия командасының Җанатарлар йортында Татарстан Президенты Сочидагы Уеннарда эшләүче ватандашлар: волонтерлар, медицина, куркынычсызлык хезмәте вәкилләре һәм башкалар белән очрашты . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International