Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышыннан Интернет-трансляция иртәгә, 2014 елның 18 февралендә, Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында оештырылачак - http://e-nkama.ru/press/online/
Утырыш Түбән Кама муниципаль районынның 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2014 елга бурычларына багышланачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Түбән Кама муниципаль районының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәгенә» барачак дип көтелә (Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары урман ресурсларын., 2А).
Турыдан туры трансляция Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында сәгать 9.00да башланачак.