Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Очрашу Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, регионның социаль-икътисадый хәле турында кыскача гына сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның җыелма региональ продукты (ҖРП) 2013 елда якынча 1,5 трлн. сум тәшкил итте.

Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика үсеше перспективалары, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган һәм гамәлгә ашырылырга әзерләнүче яңа масштаблы проектлар буенча фикер алыштылар.

Төгәлрәк – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең рәсми http://government.ru/news/10600

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International