Татарстан Президенты гарәп дәүләтләре илчеләре белән очрашты

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәп дәүләтләре илчеләре белән очрашты. Очрашу Согуд Гарәпстанының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе резиденциясендә узды, анда гарәп илләренең 11 илчесе һәм 7 вакытлы ышанычлысы, вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Очрашуны ачып, Согуд Гарәпстанының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җәгъфәр билгеләп үткәнчә, гарәп илләрендә Татарстан Республикасы турында күп ишеткәннәр һәм аны яхшы беләләр. «Без сезнең республикада булдык һәм аның Россиядә иң алга киткән регион икәненә ышандык», - дип белдерде илче.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Али Хәсән Җәгъфәргә һәм башка илчеләргә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Очрашу мөмкинлеге өчен сезгә зур рәхмәт. Без һәрвакыт гарәп дөньясына якын булырга омтылабыз, - диде Р.Н. Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Россия белән гарәп дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрдә Татарстанның роле бик мөһим. Мәдәниятләр, диннәр якынлыгы мөнәсәбәтләрдә үз эзен калдырмый калмый».

«Без бүген сезгә үзебезнең планнар һәм мөмкинлекләр турында сөйләргә һәм сезне республика белән якыннан танышу өчен Татарстанга чакырырга телибез», - диде ТР Президенты.

Ул илчеләрне Татарстанга Invest in Tatarstan саммитының кышкы сессиясенә – март башында, чираттагы Kazansummitка июньгә чакырды.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте. Ул шулай ук илчеләрне Kazansummitка чакырды һәм форумның төп темаларыннан берсе Татарстанда гарәп дәүләтләре ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү булачагын хәбәр итте.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов республикада җитешетерелә торган машина төзелеше һәм башка продукция турында сөйләде, ә Казан (Идел буе) федераль университетында ректоры Илшат Гафуров - университет мөмкинлекләре турында.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм гарәп дәүләтләре илчеләре хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International