Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елның 1нче гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗглара товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт сисема турындагы федераль закон гамәлгә керде (ФЗ-№44). Әлеге документ 2006 елдан гамәлдә булган 94нче номерлы федераль законны алыштырды.
Безгә эшне яңа шартларда оештыру кирәк, дип белдерде ТР Президенты, республикада барысы 7 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль заказчигы бар. Ул искәрткәнчә, 2013 елда дәүләт сатып алулары күләме 85 млрд. сум тәшкил итте.
«Төп максат – дәүләт һәм муниципаль сатып алулары системасының яңа шартларда эшен дәвам итүен тәэмин итү, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Механизмның оптималь булуы мөһим, система нәтиҗәле һәм ачык булырга тиеш».
Тагын бер игътибарга лаеклы таркмак - яңа шартларда эшләрлек кадрларны әзерләү, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү системасын оештырырга кирәк, шулай ук сисемада эш итүне алып баручы сервис хезмәте дә кирәк.
Икътисад советы утырышы кысаларында Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең 2014 елда беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.
Валерий Кандилов сүзләренчә, республиканың икътисадый үсеше тенденцияләре 2013 елныкына ошаган. Шулай ук ул 2014 елның гыйнварында яңа ачылган кече предприятиеләр (эшмәкәрләр) саны 2013 елның гыйнвары белән чагыштырганда 23%ка артканын билгеләде. Республикада уңай демографик вәзгыять күзәтелә: 2014 елның гыйнварында 4767 бала туды, 4051 кеше үлде.