Рөстәм Миңнеханов: Инновацияләр генә безгә конкуренциягә чыдам булырга, лидерлык позициясендә калырга ярәм итәчәк

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы барлык проектларда да актив катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Милли эшкуарлык инициативасының проектларга ярдәм инструментлары һәм “юл карталарын” мониторинглау” Road Show киңәшмәсендә хәбәр итте.

Чара «Мираж» (Казан) отелендә уздырылды, анда “Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКБО генераль директоры Андрей Никитин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре, шулай ук экспертлар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Милли эшкуарлык инициативасының “юл карталары” – регионнар тәҗрибәсен исәпкә алып – нәтиҗәләр бирәләр. Аның сүзләренчә, бүген кара-каршы элемтә урнаштыру, муниципалитетлар потенциалын тулысынча куллану мөһим. Без эре бизнес-үзәкләр булдырдык, эшне оештырдык, әмма муниципалитетлар белән хезмәттәшлек өлкәсендә үзара багланышлар җитәрлек түгел, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, Татарстан киләчәктә дә Стратегик инициативалар агентлыгының барлык проектларын да, инициативаларын да хуплаячак. Инновацияләр генә безгә конкуренциягә чыдам булырга, лидерлык позициясендә калырга ярәм итәчәк, диде ул.

“Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКБО генераль директоры Андрей Никитин үз чиратында хәбәр иткәнчә, бүген 11 “юл картасы” кабул ителгән һәм эшләп килә, тагын икесе килештерүне көтә. Бу тулаем илдәге инновацион климатны яхшыртырга ярдәм итәчәк, диде ул, безнең бурыч – һәр субъектта, һәр муниципалитетта инвестицион климатны яхшыртырга ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгына тапшырылган һәм кабул ителгән проектлар буенча алдынгы урында тора, диде Андрей Никитин. Ул тагын хәбәр иткәнчә, Татарстан Федерация субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы методологиясе эшләнәчәк сынау регионнары исемлегенә кертеләчәк.

Андрей Никитин искә төшергәнчә, Федерация субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингын булдыру – 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Агентлык алдына куйган төп бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International