Икътисадый бәхәсләрне цивилизацияле итеп судларда хәл итү Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге өчен бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиков хәбәр иткәнчә, әлеге форматта Татарстан Республикасы Арбитраж суды киңәшмәсе беренче мәртәбә уза. 2013 елда суд эшчәнлеге йомгаклары турындагы чыгышында Н.Новиков билгеләп үткәнчә, үткән елда мөһим үзгәрешләр булды. Март аеннан суд составларының үзгәртелгән специализациясе расланды. Бу йөкләнешне тигез бүләргә ярдәм итте. Суд утырышлары графигы билгеләнде, судьяларның шуңа күрә суд утырышларына әзерләнергә вакытлары җитә башлады. 2013 елның сентябрендә республика җитәкчелеге ярдәмендә Арбитраж судның яңа бинасы төзелә башлады.
Суд буенча уртача йөкләнеш, банкротлык эшләре кысаларында каралган гаризаларны исәпкә алып, эшләүче судьяларның факттагы эшләре саны – 58, үткән ел белән чагыштырганда 20 %ка түбәнрәк (72 эш иде). 2013 елда юкка чыгарылган суд актлары өлеше 2,61% булды, 2012 елда бу күрсәткеч 2,29% тәшкил итте.
Гадиләштерелгән суд эшләрен алып бару тәртибендә 11327 эш каралды – гомуми саныннан – 31,8%. Николай Новиков процессуаль срокларны бозып каралган эшләр санының биш мәртәбә кимүен билгеләп үтте - ул 276 тәшкил итә.
Идел буе федераль округы Федераль Арбитраж суды Рәисе Юрий Глазов үз чыгышында җир кишәрлекләре хакы турындагы бәхәсләрне хәл итү өчен ешрак экспертизалар билгеләргә өндәде. Шулай ук банкротлык турындагы эшләр буенча да барлык кызыксынучы затларны җәлеп итәргә чакырды. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта барлык арбитраж идарәчеләр дә үз вазыйфаларын тиешенчә башкармыйлар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында республиканың Идел буе федераль округында иң зур икътисад, иң зур инвестицияләр күләме булганын билгеләп үтте. «Бу икътисад өлкәсендәге мәсьәләләр цивилизацияле хәл ителергә тиешләр. Һәм республиканың югары рейтинглары арбитраж судларның профессиональлекләренә дә бәйле», - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Арбитраж судының эш күләме бик зур, шуңа да хезмәт шартлары уңайлы булырга тиеш. Бу максатта, Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Казанда Арбитраж судының яңа бинасы төзелә, һәм бу төзелеш кыска вакытта тәмамланачак.
Рөстәм Миңнеханов Арбитраж судның җир кишәрлекләре бәясен билгеләү бәхәсләрен хәл итүдәге роле зур икәнен ассызыклады. Аның сүзләренчә, җир хуҗалары салымнарны киметү өчен еш кына суд аша кишәрлекләрнең кадастр бәясен киметергә телиләр. Шул ук вакыттта муниципалитетлар үз мәнфәгатьләрен яклауда актив түгел һәм салым базасын югалталар.
«Республика җитәкчелеге бөтен мәсьәләләрдә сезгә таяначагында ышандыра алам», - дип йомгаклап әйтте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьяларына мөрәҗәгать итеп.