Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идея» «Инновация-җитештерү технопаркы» ЯАҖ җитәкчелеген һәм коллективын нигез салынуына 10 ел тулу белән котлады.Тантана «Идея» технопаркы мәйданчыгында (Казан, Петербург ур., 50) уздырылды.
Тантана кунаклары – Россия турыдан-туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен, Европа бизнес-инновация үзәкләренең квалификация комитетына техник ярдәм департаменты директоры Джордано Дихтер, «Идея» технопаркы Директорлар Советы рәисе Равил Моратов һәм башкалар.
тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Идея» технопаркы генераль директоры Сергей Юшко мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2000 нче еллар башында Татарстан вәкилләре мондый инновацион мәйданчыклар булдыру буенча бөтендөнья тәҗрибәсен өйрәнделәр һәм шундый ук технопаркларны республикада булдыру мөмкинлегенә гаҗәпләнделәр дә, ышандылар да. Әгәр ул вакытта бу безгә могҗиза булып тоелса, хәзер ул могҗиза безнең белән, диде ул, «Идея» технопаркының беренче җитәкчесе Денис Моратовка аерым рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан – инновацион инфраструктуралар булдыру буенча иң алга киткән регионнарның берсе, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, «Идея» технопаркы Россиядә беренче мәртәбә Европа Бергәлегенең (BIC-EU) бизнес-инновацион үзәге тарафыннан аккредитацияләнде һәм халыкара челтәргә (EBN) керде.
Рөстәм Миңнеханов «Идея» технопаркы генераль директоры Сергей Юшкога («Татарстан Республикасы Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» исеме), «Идея» технопаркының икътисад һәм финанслар буенча директорына, «Химград» ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримовка («Татарстан Республикасы Атказанган икътисадчысы» исеме), “Россия тимер юллары” ААҖ президенты киңәшчесе Денис Моратовка (Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты) һәм башкаларга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырды.