ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Азнакай районында эшлекле очрашуда булды

2014 елның 21 феврале, җомга
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Азнакайда булды, анда ул Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2014 елга бурычлар каралды.

Соңгы елларда район даими үсештә: төзелешкә, ялны оештыру, социаль сфера, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре үсешенә җитди игътибар бирелә.
2012-2013 елларда “Чиста су” программасы буенча республика бюджеты хисабыннан 8 торак пунктта су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү буенча 80 млн сумга эш башкарылган.
Шәһәр үзәгендә ярым җимерек хәлдә булган “Восток” кинотеатры урынында заманча мәдәни-күңел ачу үзәге төзелгән.
2013 елның июнь аенда шәһәрнең яшь гаиләләр яшәгән яңа микрорайонында “Тамчыкай” балалар бакчасы ачыла. Шулай ук узган елның җәендә Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә поселогында ике яңа парк төзелгән.

Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадының өстенлекле тармакларының берсе булып тора. 2013 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләрендә дә югары нәтиҗәләргә ирешелгән. Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1млрд 804млн сумга тулай продукция җитештерелгән. Бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы 135 000 тонна тәшкил иткән.
Терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелә, терлекнең баш санын арттыру буенча максатлы эш алып барыла. Сөт җитештерү 7%ка, ит – 13%ка арткан.

Азнакай районы бюджетына даими салым кертү буенча эшмшкәрлек ышанычлы җирлек булып тора. Хисап елында барлыгы бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 258 млн сум кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International