Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
2014 елның 23 феврале, якшәмбе
Ватанны саклаучылар көне белән Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин котлады.
“Хөрмәтле Татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм,-диелә котлау текстында. – 23 февральне Россия халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе буларак бәйрәм итә. Бу көндә данлыклы традицияләрне тагын да арттыручыларны хөрмәтлиләр һәм Ватанның бәйсезлеге һәм тынычлык өчен гомерләрен биргәннәрнең барысын да хөрмәт белән искә алалар.
Бездә һәр гаилә диярлек армия белән бәйле. Безнең миллионлаган гражданнарыбыз армия хезмәтен узган, аларның күпчелеге өчен ул батырлык мәктәбе.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре һәм сугыш ветераннарына аерым рәхмәт. Күп тапкырлар безнең халкыбыз өстенә төшкән авыр сынау елларында армия һәм флот хәрбиләре һәрвакыт геройлык, Ватанга чиксез мәхәббәт һәм хәрби бурычларына тугрылык күрсәттеләр.
Үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда, Төньяк Кавказда үтәгән, Ватаннан читтә тынычлык өчен хәлиткеч бурычлар үтәүчеләр ихлас хөрмәткә лаек. Чернобыль авариясендә, һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткарган, бүгенге көндә ерак гарнизоннарда, диңгез походларында, хәрби дежурстволарда хезмәтләрен алып баручы Татарстанлылар да алар белән бер сафта.
Безнең республика оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстанда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен күп эшләр эшләнә. Туган җиргә мәхәббәт, хезмәт ярату, традицияләргә тугрылык – бу сыйфатлар һәрвакыт республиканың күп милләтле халкына хас булды. Барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм хәрби хезмәт ветераннарына тынычлык, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм киләчәккә ышаныч булуны телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Песошин А.В.”.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз