Казанда Григорий Рапотага “Электрон Хөкүмәт” мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр

2009 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.
Республиканың Хөкүмәт башлыгы Григорий Рапотага “Электрон Хөкүмәт” проекты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залы (анда фикер алышу видеоконференция режимында үткәрелә) мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров вәкаләтле вәкилгә Татарстан Хөкүмәт йортының өченче катына куелган үзенчәлекле киоскны тәкъдир итте. Терминал ярдәмендә республика халкы дәүләт хезмәтләрен электрон формада ала алачак, шулай ук ярдәм сорап, консультантка онлайн режимда мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә каралган. Мәгълүмат алу, чиратка язылу, дәүләт пошлиналарын, штрафларны һ.б. түләү, бланк-документлар алу кебек процедураларны терминалдан гына үтәү мөмкинлеге бирә торган проект Григорий Рапотада зур кызыксыну уятты.
Аппарат мөмкинлекләрен күрсәтү максатыннан, Николай Никифоров паспорт битләрен сканердан чыгарды, документларны җибәрде һәм кабул итү өчен язылды. Ул мондый терминалларның гражданнарны дәүләт органнарына кат-кат йөрүдән һәм чиратлардан азат итәчәген ассызыклап үтте.
Николай Никифоров якын арада Казанда 30 шундый аппарат урнаштырылачагын хәбәр итте. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов “электрон киоск”ларның халык күп җыелган урында куелырга тиешлеген дә әйтеп китте. Терминалның бәясе якынча 200 мең сум, ләкин аппарат 6-8 ай эчендә үк үз хакын чыгарачак. Вәкаләтле вәкил мондый терминаллар җитештерүне җайга салу кирәклеген билгеләп үтте.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Татарстан башкаласына эшлекле сәфәр белән килде. Казанда Григорий Рапота Россия ислам университетында булды һәм әлеге югары уку йорты студентлары, профессорлар-укытучылар составы белән очрашты. Вәкаләтле вәкил шулай ук Казанга килгән Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән дә очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International