Татарстан Президенты Барселонаның шәһәр хуҗалыгы белән танышты

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты.

Каталония башкаласының үзәге буйлап узгач, Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә уңышлы эшләп килүче чүпләрне аерым җыю системасы белән танышты. 20 ел элек эшли башлаган чүпне аерым җыю системасы шәһәр кешеләре өчен гадәткә әверелде, алар үзләре чүпләрен өч төрле контейнерга аералар. Контейнерлар төсләре буенча аерыла: җиңел картонлы, алюминийлы һәм пластиклы сары контейнер  - аны мэрия чүп-чарны сортировкалучы заводка илтә, анда чүпне тагын бер кат тикшереп төрләргә аералар.  Линия ахырында бер типлы чүпләр җыелган тюклар чыга, шуннан алар яңадан эшкәртүгә җибәреләләр.

Шәһәр урамнарында ТР Президенты автобус тукталышына кереп карады. Барселонада тукталыш комплексы - кешеләр маршрутларын көтү урыны гына түгел, ә мәгълүмат чыганагы да. Биредә бөтен автобуслар, аларның маршрутлары турында мәгълүмат бар. Әлеге тукталыштан кирәкле урынга ничек барып җитәргә икәнен җиңел генә аңлап була. Мәгълүматны чагылдыручы интерактив экраннар эшли.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов урамнарда праковкаларны автоматлаштырылган тикшерү системасы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International