Рөстәм Миңнеханов Mobile World Congress күргәзмәсендә булды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган.


Cisco компаниясе стендында Татарстан Президенты хезмәттәшлек перспективалары – аерым алганда, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр сервисы өчен Cisco челтәр хәл иткечләрен китереп тору буенча компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барды.


Шулай ук Рөстәм Миңнеханов MWC-2014да үз яңалыкларын тәкъдир итүче Samsung, Sony компанияләре экспозициясен дә йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International